Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Витаминнар илендә"

      Иске Ашыт авыл китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән "Витаминнар илендә" исемле танып-белү сәгате үткәрде.

      Чарада балалар бакчада үскән яшелчә, җиләк-җимешләр белән таныштылар, табышмакларга җавап бирделәр.Китапханәче балаларга яшелчә, җиләк-җимешләрнең витаминнарга бай булулары турында сөйләде. "Бу нәрсә?", "Кайсы югалды" кебек уеннарда балалар актив катнаштылар. Ш. Галиевның "Витаминлы хәрефләр" шигырен, "Шалкан" әкиятен, Р. Батулланың яшелчә үстерүче аю баласы турындагы "Аю баласы Әппәс" әкиятләрен укыдык. Чара ахрында балалар китапханәче алып килгән матур, рәсемле яңа китапларны, журналларны карадылар.