Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

“Алтынга тиң үзләре – хикмәтледер сүзләре”

   3 октябрь көнне  мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Алтынга тиң үзләре – хикмәтледер сүзләре” исемле өлкәннәр көне үткәрдек. Күңелле концерт программасы, скетчлар, биюләр өлкәннәрне яшьлекләренә алып кайткандай булды. Өлкәннәребез эшләү дәверендә булган кызыклы хәлләрне искә алдылар, хәзерге эшләү шартлары белән элеккеләрен  чагыштырдылар. Хәмдия апа, Рима апа  үзләре  язган матур шигырьләрен укыдылар, Гөлсинә апа башкаруындагы “Алтын алка” җырын аеруча яратып тыңладылар. “Саяра” халык театры өлкәннәребезгә спектакльләрдән өзекләр уйнап күрсәтте. Китапханәче үзенең матур шигырьләре белән, уеннар оештырып кичәне алып барды. Өлкән яшьтәге сәхнәбез ветераны Галимулла абый үзенең тальянында борынгы көйләрне сыздырып, барыбызны да җырлатты да, елатты да. Аяклар талганчы үзебезнең моңлы татар бию көйләренә биеп, кичәбез  тәмле чәй өстәле артында җыр-биюләргә уралып дәвам итте.