Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Интернеттан башка"

    Китапханәче Мәгъсүмова Г. Н.укучыларга хәзерге заман шартларында компьютерның кеше өчен «дус», «ярдәмче», «укытучы» гына түгел, ә «мәкерле дошман»булганын искә төшерде. Бүгенге көндә Интернет челтәре белән эшләгәндә үсеп килүче буынның физик һәм рухи сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый торган бик күп мизгелләр бар. Моны булдырмас өчен, «Бөтендөнья пәрәвезе» нең алтын кагыйдәләрен белергә кирәк. Чара уен формасында уздырылды, балалар тәкъдим ителгән тема буенча фикер алышуда актив катнаштылар һәм китапханәче сорауларына җавап биреп, кулланучының «глобаль челтәрдә» яшәвен куркынычсызрак итәргә ярдәм итә торган барлык кагыйдәләрне санап чыктылар. Ә бу кагыйдәләрне онытмас өчен, яшь укучылар китапханәчедән «Интернетта йөрүчеләргә безнең киңәш кирәк»дигән белешмәлек алдылар. Шулай ук китап күргәзмәсе белән таныштылар. Заман таләпләре буенча хәзерге тормышта интернеттан башка яшәп, эшләп булмавына төшенделәр, интернетны дөрес итеп файдаланырга өйрәнделәр.