Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

«Терроризмны кисәтү: һәркемнән уяулык сорала!»

      3 сентябрь Иске Ашыт авыл китапханәсендә "Терроризмны кисәтү: һәркемнән уяулык сорала!" дип исемләнгән кисәтү дәресе узды. Дәрес барышында китапханәче үсмерләргә үзләрен фаҗигале хәлләрдән ничек саклану һәм теракт янаган очракта дөрес эшләү турында искә төшерде. Дәрестә катнашучылар ни өчен әлеге истәлекле дата нәкъ менә 3 сентябрьдә билгеләп үтелүен, теракт янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм шундый катлаулы ситуацияләрдә куркынычсызлык чаралары турында белделәр. Китапханәче белән бергә ашыгыч ярдәм телефоннарын яттан өйрәнделәр. Аннары балалар террорга бәйле вәзгыятьне "Без куркынычсызлыкта" мини-уенында карадылар.