Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

“Җиңү кайтавазы - мәңгелек! ”

   8 нче май көнне Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган “Җиңү кайтавазы - мәңгелек! ” – дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрдек.

   Кызганычка каршы авылыбызда сугыш ветераннары калмады, кичәгә авылыбыздагы сугыш михнәтләрен күргән, җиңү көнен якынайту өчен армый – талмый хезмәт иткән тыл хезмәте ветераннарын чакырдык.

  Аларны иң беренче Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Хатип улы котлады. Аларга үзенең изге теләкләрен җиткерде. Иске Ашыт гомумбелем мәктәбенең тарих укытучысы Радик Нурисламович “Алар истә, алар хәтердә” исемле доклады белән таныштырды.

   Кичәдә ветераннарны котлап мәктәп укучылары белән берлектә без мәдәният хезмәткәрләре матур җырлар, биюләр, изге теләкләребезне бүләк иттек.