Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Мин яратам сине Татарстан"

    Татарстан көне уңаеннан, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә,  "Мин яратам сине Татарстан" исемле әдәби - музыкаль кичә белән Печмәнтау һәм Иске Ашыт авылларында көзге эшләрдән соң халыкны ял иттердек. Кичәдә язучыларыбыз К. Булатова, Ф. Яруллин, Г. Нәҗметдиноваларның бик матур шигырьләре яңгырады, җырлар җырланды. Г. Ибраһимовның "Татар хатыны ниләр күрми", Р. Хөсәенованың "Табылдык" спектакленнән өзекләр, "Татарстан яшьләре" газетасында, "Чаян" журналында чыккан мәзәкләр сәхнәләштереп күрсәтелде. Халкыбызның милли, җырлы - биюле уеннары кичәбезне тагын да күңеллерәк итеп җибәрде. Авыл халкы рәхәтләнеп ял итеп, безгә рәхмәтләр әйтеп таралышты.