Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Флагым - горурлыгым"

     Иске Ашыт авыл китапханәсе Россия дәүләт флагы көне уңаеннан, "Флагым - горурлыгым" исемле тематик кичә үткәрде. Россия флагы тарихы турында мәгълүмат бирелде. Балалар өчен тематик викторина үткәрелде, табышмаклар әйтелде. Бәйрәмдә катнашучыларның Россия флагын белү дәрәҗәсе тикшерелде, ватан турында шигырьләр яңгырады.