Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

Кадерледер җирдә һәрбер йөрәк, Тик әнкәйләр барыбер кадерлерәк!

      28 нче ноябрь көнне  мәдәният йортында әниләр көне уңаеннан “Кадерледер җирдә һәрбер йөрәк, Тик әнкәйләр барыбер кадерлерәк!” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрдек.

      Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә, безне йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч – дәрт бирүче, гомер буена кайгы - шатлыкларыбызны  уртаклашып яшәүче газиз әниләребез. Кичәдә әниләрне котлап, матур җырларыбызны, шигырьләребезне, дәртле биюләребезне бүләк иттек.

   Сабый дөньяга килгән сәгатеннән үк әнисенең йомшак кулларын сизеп, ягымлы карашын тоеп яши. Ана өчен бала җир йөзендә берни белән дә тиңли алмаслык йөрәк парәсы. Еллар үтеп, чәчләргә чал керсә дә, газиз әниләребез өчен без һәрвакыт бала булып калачакбыз. Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатьле, нәфис, хисчән итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы вазыйфаны - бала тәрбияләүне йөкләгән. Хатын-кыз иң элек ана һәм гаилә учагын саклаучы ул. Шуңа күрә аналар темасы - әдәбиятта мәңгелек темаларның берсе. Матур әдәбиятта исә ана образы балаларын, оныкларын халык рухы белән бәйләүче, тоташтыручы булып та сурәтләнә.

  Кичә барышында “Әниләрнең хәер-фатихасы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе, Камилә Шәймәрданованың, Гөлзада Вахитоваларның кул эшләре күргәзмәләре һәм “Әниләр бәйрәме” дип исемләнгән электрон презентацияләр күрсәтелде.

   Кичәбездә Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи,Халык тетры артисты Кафия Борханова, Камилә Шәймәрдәнова,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Саяра Фаттрахмановаларның катнашуы кичәбезгә аеруча ямь өстәде.

    Ф Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәреннән, Т.Гыззәтнең “Чаткылар”, Т. Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр”  пьесаларыннан өзекләр күрсәтелде. Г. Вахитова әниләр турында үзе язган шигырьләрен укыды.