Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Авыл рухын күбрәк белгән саен, җирдә ныграк басып торасың..."

       14 апрель көнне Мәдәният йортында “Авылым чисталыгын бергәләп саклыйк!” исемле халык җыены булып үтте. Җыелышны Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәйзуллин Фәһим Хатыйп улы алып барды. Җыелышта төп тема булып авылыбыз чисталыгы торды, халыкны борчыган сораулар хәл ителде.

       17 апрель – Җирле үзидарә көненә карата Иске Ашыт авыл китапханәсендә “Җирле үзидарә: законнар һәм хокуклар” исемле китап күргәзмәсе төзелде.

       21апрель көнне җирле үзидарәдә “Авылым – кичә, бүген, иртәгә” исемле түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр булды. Ташкичү авыл җирлегенең әйдәп баручы белгече Диләрә Ганиева экологиягә кагылышлы сорауларга тукталды, авыл киләчәге турында җирле үзидарә таләпләре, планнары белән таныштырды.