Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Балачак - бәхетле чак"

 Иске Ашыт авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән бергә, 1 июнь балаларны яклау көне уңаеннан «Балачак -иң бәхетле чак»-дип исемләнгән уен - дәрес  үткәрде. Иң алдан китапханәдә балалар өчен иҗат ителгән шигырьләр, әкиятләр укыдык, табышмаклар, мәкальләр әйтештек. Балалар журналлары «Сабантуй», «Ялкын», «Салават күпере»н укып фикер алыштык. "Мультфильм, әкият геройларын беләсеңме?" исемле викторина сорауларына җаваплар бирдек. Иң күп җавапны 5 сыйныф укучысы Мәүлиев Сәйдәш  бирде. Аны тәмле бүләк белән бүләкләдек. Аннан соң саф Һавада уеннар уйнадык. Ахырдан рәхәтләнеп бергә салат ашадык,  коймак белән чәй эчтек.