Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Киләчәгебез яшь сайлаучылар кулында"

     Яшь сайлаучылар көне кысаларында Иске Ашыт  авыл китапханәчесе 9 сыйныф укучылары белән  "Киләчәгебез яшь сайлаучылар кулында" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Китапханәче  укучыларга сайлау компаниясе нәрсә ул, ни өчен сайлаулар уздырыла, халык өчен нинди файдасы барлыгы турында мәгьлүмат бирде. Шулай ук, укучыларга  сайлау комиссияләренең эшчәнлеге турында, сайлау участокларындагы эш барышы турында аңлатылды. Соңрак укучылар белән сайлау комиссиясенең эшчәнлеге буенча интеллектуаль уен уздырылды.