Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Табигатькә яшьләрчә караш" Китапханә төне-2017.

  Ел саен Иске Ашыт авыл  китапханәсендә  “Китапханә төне” уздырыла. 22 апрель көнне китапханә  “Табигатькә яшьләрчә караш”исемле сораулар һәм җаваплар кичәсе оештырды.

  Кичәдә табигать белән ничек гармониядә яшәү, аңа карата сакчыл караш тәрбияләү проблемалары күтәрелде. Бу хакта китапханәче яшьләргә бик күп мәгълүмат бирде. Яшьләр үзләренең фикерләрен җиткерделәр, “Бездән сорау-сездән җавап” рубрикасында күп сорауларга китаплардан җаваплар эзләделәр. Ахырдан китапханәче тәкъдим иткән анкета сорауларына җавап бирделәр. Туган авылыбызның табигатен, тереклеген саклау яшьләр кулында икәнлекне аңладылар.