Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Балаларга сугыш турында укыйбыз" Акция

    Иске Ашыт  авыл китапханәсе ел саен Самара өлкәсе балалар китапханәсе үткәрә торган «Балаларга сугыш турында укыйбыз»  халыкара акциясендә катнаша. Акциянең максаты-яшь буында Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре үрнәгендә патриотлык тәрбияләү. Быел акциядә 1-4 сыйныф укучылары катнашты. Бөек бәйрәм алдыннан без балаларга фашист Германиясенең безнең илгә һөҗүм итүе, авыр сугыш еллары, Җиңүнең шатлыклы көне, совет халкының Бөек Ватан сугышы елларында батырлыгы турында сөйлибез. Халыкара акция кысаларында  И. Газиның "Малай белән эт",  "Сыерчыклар" хикәяләре, М. Җәлилнең "Кызыл ромашка",  "Сандугач һәм чишмә"әсәрләре тәкъдим ителде. Балаларга аеруча "Дети - герои" китабынннан герой пионерларның батырлыклары турында уку ошады.  Балалар шигырь, хикәяләрне зур кызыксыну белән  тыңладылар, үзләренең фронтовик туганнары , әби-бабайлары турындагы кызыклы истәлекләр белән уртаклаштылар. Чара ахырында балалар өйдә уку өчен китаплар алдылар.