Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Мин яңадан тудым бу дөньяга"

   Мин яңадан тудым. Бу дөньяга.

   Ташны тишеп чыккан үлән мин...

                            С.Әхмәтҗанова.

  20 апрель – яраткан шагыйрәбез Сания Әхмәтҗановага – 55 яшь. Шул уңайдан Иске Ашыт авыл китапханәчесе «Мин яңадан тудым бу дөньяга” дип аталган шигъри марафон оештырды. Максат- язучының иҗаты  белән таныштыру, шигърияткә карата мәхәббәт тәрбияләү.  Күп китап укучыларыбыз Сания Әхмәтҗанова иҗаты белән таныш, авылдашыбыз Татарстанның халык артисты Фердинат Фәтхи язучының “Арчаларда калып булмады” шигырен яттан сөйләп бирде, Сания Әхмәтҗанова шигырьләренә бик күп җырлар язылганлыгы турында да сөйләп китте.