Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!"

      Чарада без балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләдек. Балалар аның биографиясеннән бик күп яңалык ишеттеләр, замандашларының татар халкының бөек улы турында хатирәләрен тыңладылар. Туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләр сөйләделәр, «Су анасы», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш», «Шүрәле»әкият – поэмалары белән таныштылар. "Тукай әсәрен иллюстрацияләр буенча тап" дип исемләнгән викторина укучылар күңеленә хуш килде һәм алар бик теләп сорауларга җавап бирделәр. Балаларда да бөек татар шагыйре шигырьләрен сөйләү мөмкинлеге бар иде. Ә соңыннан балалар бик теләп «Туган тел» җырын башкардылар, ул татар халкының гимны булды. Чара барышында балалар "Тукайның балачагы" исемле өзек күрсәттеләр.