Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә"

    21 апрель - Җирле үзидарә көне уңаеннан, укучылыр белән Иске Ашыт авылында 26 ел  Җирле үзидарә системасында "Әйдәп баручы белгеч" хезмәтен башкаручы Дилара Мансуровнада кунакта, экскурсиядә булдык. Бәйрәм белән котлап, үзебезнең сорауларыбызга җаваплар алдык. Һәр эшнең бик зур җаваплылык таләп итүенә төшендек. Җирле үзидарә системасына багышлап төзелгән күргәзмә белән таныштык. Бик күңелле очрашу булды.