Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы"

   15 апрельдән алып 25 апрельгә кадәр Татарстанда “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” старт алды. Бу атналык кысаларында бик күп изге эшләр башкарыла. Безнең китапханә дә бу акциядә актив катнашты.

    Кар эри башлау белән әйләнә-тирәдә чуп-чарлар күренә башлый. Әйләнә-тирә мохитебезнең чисталыгы бары үзебездән тора. Шул уңайдан “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында китапханәче, мәдәният хезмәткәрләре  үз тирәлегебездә, юл кырыйларында  тәртип урнаштырдык.

   Язын, көзен елның кайсы вакыты булуга карамастан, без китапханәчеләр укучылар белән берлектә өлкән, ялгыз абый-апаларның һәрвакыт хәлен белеп, өй эшләрендә булышып, газет-журналлар илтеп торабыз.17 апрель көнне без Рушания апага бардык. Аның өй яннарын чуп-чарлардан чистарттык, кар тараттык, Рушания апаның яраткан журналларын алып килдек. Рушания апа тарафыннан рәхмәт сүзләре ишеттек. Ә “Бер рәхмәт – мең бәладән коткара” ди безнең халык.

  18апрель  көнне Иске Ашыт авыл китапханәсе “Китапханәнең түләүле хезмәтләре – үз  китап укучылары өчен бушка” исемле акция үткәрде. Китапханәгә килүчеләргә үзләре теләгән китапны алып рәсемнәрен, шигырьләрен бушка сканировать итеп алу, ксерокопияләрне бушка чыгарып алу мөмкинлеге тудырылды.

  19 апрель көнне  китапханәдә 6 сыйныф укучылары белән берлектә “Яхшылыкка китап аша” исемле файдалы сөйләшүләр алып барылды.Укучылыр китапханәче белән нәрсә ул яхшылык, нинди кеше ул тәртипле, әдәпле, шул турыда фикер алыштылар. Кызганычка каршы, мәрхәмәтле, үрнәк кешеләр көннән-көн кими баралар. Укучыларга  укыган әсәрләре буенча уңай һәм тискәре геройларны табу уйланырга мәҗбүр итте. Ә мин нинди кеше дигән сорау туды аларда. Әңгәмә ахырында балалар китапханәче белән берлектә мәрхәмәтле, татау смайликлар ясарга өйрәнделәр. Бу смайликлар матур булу белән беррәттән, китап кыстыргычлары да булып торалар, китап битләрен бөгәрләнүдән, ертылудан саклыйлар.