Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Әдәпле булу серләре"

  Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары белән "Әдәпле булу серләре" исемле мәрхәмәтлелек дәресе үткәрдек. Укучылар белән "тәмле" сүзләр, сакчыллык, чисталык,өлкәннәрне һөрмәт итү, ярдәмчел булу кебек сыйфатлар турында сөйләштек. Р. Миңнуллинның "Табын янында", Батулланың "Шапшакларны бака ялый", Ф. Яруллинның "Хикмәтле сүз" хикәяләрен, Р. Мингалимнең "Дусларың гына булсын" шигырьләрен укып, киңәштек, нәрсә ярый, нәрсә ярамый кебек сорауларга җаваплар бирдек. Укучылар белән нинди смайликлар булуын ачыкладык. Хәзерге интернет заманында смайлик сүзе укучыларга яңалык түгел. Шуңа күрә алар барысында үзләре үк аңлатып бирделәр. Укучылар әйбәт смайликларны сайладылар һәм һәрвакыт әйбәт булырга, яхшылык кына эшләргә сүз бирделәр.