Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Гәрәбәдәй гомер"

   20 апрель - якташыбыз Сания апа Әхмәтҗановага 60 яшь тула. Шул уңайдан 7 сыйныф укучылары белән "Гәрәбәдәй гомер" исемле әдәби дәрес үткәрдек. Танылган шагыйрә, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ премиясе лауреаты Сания апа Әхмәтҗанованың "Пар алма", "Кура җиләк", "Өч Пошалым - өч игезәк", "Әниемнең туган көне" җырларын искә төшереп, рәхәтләнеп бер җырлап алдык. Берсеннән - берсе матур шигырьләрен кычкырып укыдык. "Гәрәбә", "Пар алма" исемле шигырь китапларын балалар өйләренә укырга алдылар.