Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Галәм киңлекләрендә"

   12 апрель көнне космонавтика көне уңаеннан, Иске Ашыт авыл китапханәсендә "Галәм киңлекләрендә" исемле дәрес-сәяхәт булды. Башлангыч сыйныф укучылары белән космонавтика көненең барлыкка килү тарихы,  планеталар белән таныштык, серле галәмгә сәяхәт кылдык, кызыклы сорауларга җаваплар таптык."Чиксез галәм серләре" исемле китап күргәзмәсендәге китаплар белән танышып, Рафис Гыйззәтуллинның "Очучы буласым килә" исемле хикәясен укыдык.