Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Кошларны таны"

    Планетабыз Халыкара кошлар көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан, Иске Ашыт авыл китапханәчесе бакча балалары белән  "Кошланы таны" дип исемләнгән уен-викторина уздырды. Китапханәче балаларга кошлар, аларны саклау турында сөйләде. Балалар   рәсемнән кошларны таныдылар, табышмак, кроссвордларга җавап таптылар. Үзләренең өйләрендә файда китергән кошлар турында, зоопаркта яшәүче кошлар турында сөйләштеләр.   

    Китапханәче "Җил яратучы күркә" исемле китаптан "Бөркет һәм куян" исемле хикәяне кычкырып укыды. Бөркетнең ерткыч кош булуын ачыклап, ерткыч кошлар турында сөйләштек. Бездә яшәүче кошлар, аеруча барыбыз да яраткан сыерчык турында, сыерчык оялары турында балалар ярыша-ярыша сөйләделәр. Ахырдан кошлар турындагы китаплардан рәсемнәр карадык, балалар яратып уйный торган "Очты, очты" уенын уйнадык.