Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Амигуруми техникасында курчаклар бәйләү"

   Казан шәһәрендә яшәүче Резеда Шамил кызы амигуруми техникасында курчаклар бәйли.
Аның матур, купшы, төрледән-төрле курчакларын күргәч, үзеңне гүя балачакка кайткан сыман хис итә башлыйсың, әкияти дөньяга чумасың. Бары тик сәнгатькә, иҗат итүгә мөкиббән кеше генә осталарча шундый үзенчәлекле курчакларга җан өрергә сәләтле.
    Резеда Шамил кызы китапханәдә амигуруми техникасын кулланып, матур курчаклар бәйләү буенча мастер класс үткәрде. Ул безгә амигуруми техникасының килеп чыгу тарихы, схемалары, бәйләү тәртибе турында тәфсилләп аңлатты. Курчакларны бәйләү бик катлаулы икән, монда бары тик схемаларны аңлап, дөрес итеп бәйләргә кирәк. Резеда Шамил кызының бәйләгән курчаклары бихисап икән, санын да белмим, - ди. Күбесен дус - ишләремә бүләк итәм, сатып алучылар, заказга бәйләтүчеләр дә бик күп, - ди. Резеда ханым әлегесе вакытта бала белән өйдә утыра, минем өчен иң яхшы, иң яраткан шөгылем - курчаклар бәйләү, - ди. Без дә аннан бик тырыша - тырыша бәйләргә өйрәндек. Түземлеге җитеп, безне өйрәткәне өчен чиксез рәхмәтләребезне белдерәм. Өйрәнгәнебез бушка китмәс дип өметләнәм.