Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Гыйффәт туташ" татар кызы нинди булырга тиеш?

   Иске Ашыт авыл китапханәсендә эшләп килүче “Ак калфак” оешмасының чираттагы очрашуы Иске Ашыт гомумбелем мәктәбендә узды. Бу очрашуда түгәрәк өстәл артында “Ак калфаклылар” һәм 7, 8, 9 сыйныф укучылары катнашты. Татар кызы нинди булырга тиеш? Сөйләшү шул турыда булды. Китапханәче татар әдәбиятында хатын-кыз образларын яктырткан элекке һәм хәзерге заман геройларын чагыштырып күрсәтте. Үзешчән шагыйрәләребез Гөлзада Вахитова белән Гөлсинә Мөхәммәдиева “Татар кызлары” исемле шигырь язып алып килделәр. Кызыклы уеннар, укучыларның үз фикерләре, “Калфагым бизәкләре” исемле китап күргәзмәсе, татар кызлары турындагы шигырьләр кичәне тагын да эчтәлеклерәк итте.