Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Бүлмә гөлләре - тормыш бизәге"

     Башлангыч сыйныф укучылары белән бүлмә гөлләре турында экологик дәрес булып үтте. Укучылар белән бүлмә гөлләренең төрләрен, исемнәрен санап чыктык. Китапханәбездә булган бик матур гөлләребез турында сөйләштек. “Гаилә учагы” журналында чыгып килүче”Бүлмә гөлләре” рубрикасындагы гөлләр белән таныштык. Балаларның өйләрендәге гөлләр турында сөйләштек. Гөлләрне утырту, үрчү тәртибе, су сибү тәртибе турында белдек. Матурлыкны күрә белергә, чәчәкләрне яратырга, табигатьне яратырга, сакларга өйрәндек. Матур шигырьләр укыдык.