Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Хуш киләсең, Нәүрүз!"

    «Хуш киләсең, Нәүрүз!” исемле бәйрәмдә Иске Ашыт төп гомумбелем мәктәбе укучылары катнашты. Бәйрәм, бүген табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн дигән сүзләрдән башланып китте. Чыннан да, кояш ул көнне, болытлар арасыннан чыгып, килгән кунакларның күңелен сөендерде.

   Чарага Нәүрүзбикә килде. Кыш бабайга китәргә вакыт җитсә дә, ул үз урынын язга бирәсе килмәде. Шуңа күрә, Кыш бабай һәм бәйрәмнең төп сәбәпчесе булган Нәүрүз командалары көч сынашты. Алар йомырка салынган кашык белән, капчык киеп һәм чана тартып йөгерделәр. Икенче команда җитезрәк булып чыкты. Кыш бабайның Нәүрүзбикәгә юл бирми чарасы калмады. Бәйрәм бик күңелле үтте.