Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Шәхесләребез белән бизәлә туган авылым тарихы"

   15 март көнне Иске Ашыт авыл китапханәсендә "Шәхесләребез белән бизәлә туган авылым тарихы" исемле очрашу кичәсе булып үтте. Кичәбезнең кунагы барыбызга да үрнәк булган, гомерен укытучы һөнәренә багышлаган, "Чишмә юлы" китабы авторы, хәзергесе көндә лаеклы ялда булган авылдашыбыз Миләүшә Шәйхетдинова. Кичәбезнең кунаклары М. Шәйхетдинова белән бергә эшләп лаеклы ялга чыккан укытучылар: Рәзинә Абдуллина, Әминә Ахмәтгалиева, лаеклы ялдагы китапханәче Рәзинә Магсумова һәм Иске Ашыт төп гомумбелем мәктәбе укучылары һәм укытучылары булды.

    Кичәбезнең максаты укучыларга туган ягыбызны зурлау, туган ягыбыз табигате, андагы тырыш кешеләргә мәхәббәт тәрбияләү.
    Кичә барышында китапханәче Арча районы табигате, аның тырыш кешеләре, язучылары турында сөйләп үтте. Үзебезнең җирлектәге тырыш кешеләрне атады һәм барыбызга да якын булган М. Шәйхетдинова иҗатына тукталды. Кичәдә Миләүшә апаның табигатькә, туган якка багышланган шигырьләре сөйләнде, "Ашыт буе" җырын Зөлфия апа Фатхуллина башкаруында тыңлап, горурланып утырдык. Кичәбез бик күңелле дәвам итте. Миләүшә апаның хезмәттәшләре истәлекле вакыйгалары белән уртаклашты. Рәзинә апа Магсумова исә барыбызны Печмәнтау авылы тарихы белән таныштырды. Туган авылыбыз турында бик матур видеоязмалар карап үттек. Укучылар шагыйрәбездән шигырь язу серләренә өйрәнделәр. Кичәбез ахырында матур итеп фотоларга төштек.