Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Гүзәл ханымнар белән очрашу"

    8 март көнне Ташкичү мәдәният йортында  бик матур очрашу кичәсе уздырылды. Иске Ашыт авыл китапханәчесе дә бу кичәдә катнашып, үзенең матур шигырьләрен сөйләде, сорауларын бирде.

  "2022 ел хатын-кызы" бәйгесе җиңүчесе Гөлгенә Хәбибрахманова һәм Татар конгрессы тарафыннан үткәрелгән "Оста куллар" бәйгесе җиңүчесе, райондашыбыз, блогер Эльмира Камалиева үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашты.

   Гөлгенә ханым - җиде бала әнисе. Үзенең тормыш тәҗрибәсе белән бүлешеп, күп бала үстерүнең никадәр зур бәхет икәнлеге турында сөйләде. Тирән мәгънәле шигырь башкарып, күпләрнең күзләренә яшьләр китерде ул. Очрашуга килүчеләрнең сорауларына тулы җаваплар бирде.

   Эльмира ханым күптән түгел генә уздырылган зур бәйгедә "Тәмле булсын ашыгыз" номинациясендә беренче урын алды. Аш-су остасы, 87 мең подписчигы булган татар блогеры, өч бала әнисе Эльмира Камалиева тумышы белән Мәмсә кызы. Бүген ул гаиләсе белән Казанда яши. Үзенең чынбарлыгы һәм хис-кичерешләре белән  блогында бүлешә. Кичә барышында ул матур һәм дөрес итеп яулык бәйләү буенча осталык дәресе дә уздырды.

    Матур чара концерт номерлары белән үрелеп барды.