Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"И, хатын - кыз, синдер илаһи зат!"

    7 март көнне Иске Ашыт мәдәният йортында “И, хатын – кыз, синдер илаһи зат!” исемле бәйрәм кичәсе үтте.  Кичәбездә Татарстанның халык артисты Фердинанд  Фәтхи, “Саяра” халык театры артистлары Камилә Шәймәрдәнова, Зөлфия Фатхуллиналарның  катнашуы кичәбезгә аеруча ямь өстәде.

    Ф Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәреннән, Т.Гыззәтнең “Чаткылар”, Т. Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр”  пьесаларыннан өзекләр күрсәтелде. Г. Вахитова әниләр турында үзе язган шигырьләрен укыды. Әлфия Мөхәммәдиева үзенең яраткан җырларын башкарды. Китапханәче исә “Сөембикә”, “Гаилә учагы” журналларындагы матур шигырьләр, гыйбрәтле хәлләр белән таныштырып үтте. Ф. Яруллин, Р. Миңнуллин, Ш. Галиев, Р. Вәлиева шигырьләре яңгырады. Кичәбез чәй өстәле артында дәвам итте. Хәмдия Мөхәммәтҗанова үзенең әнисенә багышлап язган шигырьләре белән күздән яшьләр китерде. Авыл такмакларын җырлый-җырлый кичәбез бик матур дәвам итте.