Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Мунчала бәйләү серләре"

     Иске Ашыт  авыл китапханәчесе,  авылның уңган - булган “хуҗабикәләрен” янәдән китапханәгә җыйды. Мунчала бәйләү буенча мастер класс үтте. Хатын кыз ул, гөл чәчәге кебек, җылы җитсә балкып ачыла. Дөрестән дә шулай. Ир-ат ка 70 төрле һөнәр аз булган кебек, хатын-кызга 170 төрлесе дә аздыр мөгаен. Буген алар шуны тагын бер тапкыр исбатладылар. Үзләренең тырышлыкларын, осталыкларын башкаларга да өйрәттеләр.

    Осталык дәресендә Иске Ашыт төп гомумбелем мәктәбенең 6,7, 8 сыйныф кызлары да катнашты. Хәмдия апа Мөхәммәтҗанова энә ярдәмендә мунчала бәйләргә өйрәтсә, Гөлсинә апа Фәйзрахманова ыргак ярдәмендә бәйләргә өйрәтте. Кызларыбыз бик тиз отып алдылар. Өйрәнгәннәре киләчәктә файдалы булыр дип ышанып калыйк.

  Китапханәче "Һөнәрленең кулы алтын" исемле китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Һөнәрләр турында, халкыбызның онытылып барган һөнәрләре турында сөйләде. Мунчала чыгару тарихына тукталды, тормыштан, авылда мунчала чыгаручы бабаларыбыз турында сөйләде.  Мунчаладан чабата үрелүе турында да искәртеп үтте. Өлкән апаларыбыз да бу әңгәмәгә кушылып, үз фикерләрен кызларыбызга җиткерделәр. Кулыбыз мунчала бәйләсә, авызларыбыз Камилә апага кушылып, моңлы җыр сузды. Кичәбез шулай күңелле дәвам итте.