Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Иң якын сердәшем"

   2 апрель - Балалар китабы көне.

   Бүген компьютер, төрле электрон уенчыклар, заманча мәгълүмат чыганаклары өстенлек иткән заманда яшибез. Әмма шулай булса да, матур, төсле китап күрсәтсәң, һәрбер сабыйның күзендә очкын кабына. Кыскасы, балалар китабына ихтыяҗ һәрвакыт зур. Мөмкинлекләр дә хәзер башка. Нинди генә форматта һәм кыяфәттә, нинди генә материалдан басылмый алар.

   Балалар китабы көне уңаеннан, Иске Ашыт авыл китапханәчесе балалар бакчасында “Иң якын сердәшем” исемле танып-белү сәгате үткәрде. Кичә китапка сакчыл караш тәрбияләү, балаларның кече яшьтән  китапка булган кызыксынуларын арттыру, язучыларның әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды. Балалар бик күп китаплар белән таныштылар. “Гришаның китаплары”, “Өч песи” мультфильмнарын карап китапларны ертмаска, буямаска дигән нәтиҗәгә килдек.