Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Урманче иҗаты мәңгелек ачык киштә"

       23 февраль көнне Иске Ашыт авыл китапханәсе Бакый Урманченың тууына 125 ел тулу уңаеннан, библиографик дәрес үткәрде. Укучылар белән рәссамның тормыш юлы, иҗаты, картиналары турында сөйләштек. "Бакый Урманче иҗатында Г. Тукай" исемле китап белән таныштык. Альбом рәвешендәге бу китап укучыларга бик ошады.