"Син кошларны беләсеңме?
Планетабыз Халыкара кошлар көнен билгеләп үтте.
Кошлар көне уңаеннан Иске Ашыт авыл китапханәчесе 5 сыйныф укучылары белән “Син кошларны беләсеңме?” исемле экологик викторина үткәрде. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Кошларның кеше өчен, табигать өчен файдалы якларын ачыкладылар.