Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Без - Җәлил оныклары"

     Муса Җәлил- олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь. Без аның иҗаты белән балалар бакчасында ук таныша башлыйбыз. Шул уңайдан, Иске Ашыт авыл китапханәчесе  балаларны Җәлил иҗаты белән таныштырып, "Без - Җәлил оныклары" исемле батырлык дәресе үткәрде.Язучының кечкенәләр өчен язылган “Маэмай”, “Куян”,”Әтәч” “Күке” шигырьләрен укыдылар.  “Сәгать “, “Карак песи”, “Чишмә”, “Кызыл ромашкалар”, һ.б. шигырьләрен укып,  эшне вакытында ,төгәл башкарырга,үз өстеңә алган вазыйфаларны төгәл үтәргә өйрәтүе турында сөйләштеләр.  Балалар М.Җәлил геройлары ярдәмендә уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнделәр.