Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Экранда-китап"

4 ноябрь көнне кичке сәгать 7 дә Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” китабы буенча кино күрсәтелде. Кино алдыннан мин яшьләр белән китап буенча конференция әткәрдем. Аларга кыскача язучының биографиясен, язучының китапларын тәкъдим иттем. Чыннан да яшьләр Г.Әпсәләмов иҗаты белән кызыксына икән. Замананың үзгәрүен, әлегә кадәр без китаплар укып, спектакльләр генә карасак, хәзер менә шул китаптагы хәлләрнең кинога әйләнүен, татар киносының алга китүен, әдәбиятның үсешен аңлатырга тырыштым. Ахырдан бергәләшеп кино карадык. Кинода эмоцияләргә бирелеп, һәрберебез күз яшьләрен  сөртеп утырдык. Кино барыбызга да бик ошады. Яшьләр Г.Әпсәләмовның “Күк күкрәр”, “Хәтер” китапларын алдылар. 10 китап бирелде.