Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Тал үрү җиңел түгел"

    Элек талчыбыктан кәрзин үрүчеләр күп булган. Авылдашым Газинур абый үргән ояларны күргәч, балачактагы каз утыртып,  бәби чыгарган вакытлар искә төште.

    Газинур абый Шәрәфиев гомере буе колхозда тракторда эшләп, хәзергесе көндә лаеклы ялда. Ләкин аның тик торган вакытын күрмәссен. Газинур абый талларны су буйларыннан үзе кисеп алып кайта. Ул бер каз оясын ике сәгатьтә үреп куям, ди. Үрүе бик тиз булса да, материал әзерләве җиңел түгел икән. Кош - корт оясы гына түгел, вак кәрзиннәр дә ясап куя. Ләкин, кызганычка каршы, үргән кәрзиннәрен алып китеп баралар икән. Миңа күрсәтергә дә берәү генә калган. Менә шундый элеккеге кирәкле һөнәрне дәвам итүче кешебез, авылдашыбыз ул!