"Могҗизалар иле - китапханә"
27 январь көнне китапханәче 2 сыйныф укучыларын китапханә белән таныштырды, китапханә һәм китап куллану кагыйдәләре турында сөйләде. Алфавитлы һәм системалы каталогларның функцияләре, аларның эчке бизәлеше, шулай ук каталог карточкалары белән таныштырды. Китапханә алдыра торган газета-журналларга күзәтү үткәрде. Укучылар «Сабантуй», «Салават күпере» журналларындагы башваткычларны, табышмакларны, сканвордларны чиштеләр. Китапханәгә килгән һәр бала китап укучы булып язылды һәм үзләре китап сайлап өйләренә яздырып алдылар.