Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Шәлъяулыгым иңемдә"

     2022 ел Россиядә халык сәнгате һәм матди буллмаган мәдәни мирас елы. Шул уңайдан, Иске Ашыт авыл китапханәчесе быел беренче тапкыр "Ак калфак" лыларны китапханәгә "Шәлъяулыгым иңемдә" исемле кичәгә җыйнады. Кичәдә халкыбызның онытылып барган шәл бәйләү йоласы искә төшерелде. Китапханәче кунакларны шәлнең килеп чыгу тарихы, шәлнең төрләре, шәл турындагы кызыклы фактлар белән таныштырды. Рәзинә Рахматулла кызы шәл бәйләү буенча мастер класс күрсәтеп, шәл бәйләү тәртибе: урта, чит турында, читнең бизәкләре турында сөйләп үтте. Һәрбер катнашучы үзенең шәл бәйләгән, кич утырган вакытларындагы истәлекле вакыйгалар белән уртаклашты. Кичәбез халкыбызның матур җырларын җырлый - җырлый, уеннарыннарын уйный - уйный дәвам итте. Кунаклар үзләренең мамык шәлләре белән "Миллилек үзебездән башлана" исемле күргәзмәбезне тагын да тулыландырдылар. Камилә апа исә үзенең челтәр ак шәле турында, палантиннар бәйләве белән таныштырып үтте. Китапханәче "Ватаным Татарстан" газетасыннан 40 ел шәл бәйләүче егет Илшат Заһидуллин турында сөйләде. Язма героеның эшчәнлегенә күпләребез таң калды. Кичәбез бик матур, файдалы, күңелле үтте.