Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Интернетның уңайлы яклары"

     Яңа 2022 ел Цифрлаштыру елы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, каникул көннәрендә, балалар белән "Интернетның файдалы яклары" исемле  түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр алып бардык. Интернетны дөрес итеп, кирәк вакытта гына кулланырга, билгеле бер вакыт аралыгында, организмга зарар китермичә куллану тәртибе турында сөйләштек. "Ялкын" журналындагы мәкаләләр белән таныштык, "Фиксики" мультфильмыннан өзекләр карадык. Интернет челтәрен файдаланып, ел символы юлбарысны ясадык. Бик файдалы сөйләшү булды.