Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Кыш бабайны көткәндә"

    28 январь көнне Иске Ашыт балалар бакчасында "Кыш бабайны көткәндә" исемле балалар иртәсе булып үтте. Китапханәче бәйрәмгә алдакчы хәйләкәр төлке булып керде. Кыш бабайга тылсымлы шарф кидереп, аны йоклатмакчы булды, тик балалар кыш бабайны коткарып калдылар. Үзләренең матур шигырьләре, җырлары белән бәйрәмне бик матур итеп дәвам иттеләр. Явыз убырлы да бәйрәмне боза алмады. Бик матур әкияти кичә булып үтте.Бәйрәмдә Ш. Галиев, Р. Валиева шигырьләре яңгырады, бик матур яңа ел җырлары  җырланды.