Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Чын дус кирәк"

    Иске Ашыт авылы бакча балалары китапханәче һәм Елмай белән берлектә үзләренә чын дус эзләделәр. Нәрсә ул дуслык, кем ул дус, - дигән сорауларга җаваплар эзләделәр. "Әдәплелек дәресләре", Ш. Галиев китапларыннан дуслык турында шигырьләр, хикәяләр укыдык. А. Алишның "Чукмар белән Тукмар", "Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар" әкиятләрен искә төшердек. Күңелле уеннар уйнадык, җырлар җырладык. Үзең тәртипле, ярдәмчел, акыллы булган да гына дуслар күп буласына төшендек.