"Синең беренче газета-журналларың"
Иске Ашыт китапханәчесе 9 сыйныф укучылары белән “Синең беренче газета-журналларың” исемле китапханә дәресе үткәрде. Укучылар үзләренең яратып укыган “Салават күпере”, “Сабантуй” журналлары, “Көмеш кыңгырау” газетасы турында фикер алыштылар, андагы кызыклы башваткычларны чиштеләр. Балачакта булган истәлекле, кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр.