Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Без аның буенча яшибез"

    Конституция көне Россиянең иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе булып тора. Без бүген Иске Ашыт гомумбелем мәктәбенең  башлангыч сыйныф укучылары белән конституция көненә багышлап "Без аның буенча яшибез" дигән информация  сәгате үткәрдек. Шулай ук балаларга Конституциянең барлыкка килү тарихы турында сөйләдек, аның структурасы белән таныштык. Балалар  "Конституция - дәүләтнең төп законы" дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, кызыксындырган сорауларга жавап таптылар. Балалар белән "Барлык кешеләр өчен төп закон" дигән уен уйнадык.