Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Ничек батыр булырга?"

  Ватан Геройлары көне – истәлекле көн. Ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Безнең халыкның батырлыгын мәңгеләштерү, тарихи выкайгаларны истә тоту, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан, Иске Ашыт авыл китапханәчесе  башлангыч сыйныф укучылары белән, "Ничек герой булырга?" исемле патриотик сәгать үткәрде. Укучыларны районыбыз геройлары белән таныштырып, , "Ватан Геройлары китабы"н файдаланып, Бөек Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән даһи затлар, герой-пионерлар турында сөйләде, Хәтер китабыннан балалар белән бергәләп эзләнеп, сугышта катнашкан карт бабайлары хакында мәгълүмат бирде. Укучылар бик тырышып "Ничек батыр булырга?" - дигән сорауга бергәләп җавап эзләделәр.

   В.А.Сухомлинский “Батырлык һәм тәвәккәллек – ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек  тормышта, эштә дә кирәк”. – дип язган. Батырлык, тәвәккәллек, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатлар ялкаулык, тәртипсезлек, таркаулык, ялган белән көрәштә дә барлыкка килә. Кешенең героик характеры үзендәге начар сыйфатларны җиңүдән башлана. Батыр булыгыз, тәвәккәл булыгыз, бернәрсәдән дә куркып калмагыз. Кыюлык ул – үзе зур батырлык. Боларның барысын да булдыру өчен тырышып укырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек.