Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Кечкенә су тамчысы"

  22 март – Бөтендөнья су көне.

Су тереклек чыганагы. Кеше суны сакларга , чиста тотарга тиеш...

  21 март көнне Иске Ашыт балалар бакчасында “Кечкенә су тамчысы” исемле экологик дәрес булып үтте. Китапханәче балаларны табигатьтә сулыкларның әһәмияте, су, елга, чишмәләрнене карау, саклауның яхшы, күркәм эш икәнлегенә төшендерде. Кызыклы уеннар, әкиятләр ярдәмендә кечкенә су тамчысының никадәр әһәмияткә ия икәнлеген аңлатты. Ахырдан   “ Су тамчысы” исемле мультфильм карадылар.