Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Ярдәм итәргә әзер" (Инвалидлар көне)

     Инвалидлар Декадасының төп максаты – халык игътибарын, сәламәтлегендәге кимчелекләр нәтиҗәсендә эшкә сәләтсез булган кешеләрнең проблемаларына юнәлтү, аларның ирекләрен һәм хокукларын яклау, иҗтимагый тормышта катнашуларын булдыру. Шулай ук без бу атналыкта үзебезнең әхлакый сыйфатларыбызны да барларга тиеш. Ярдәм итәбезме без инвалид кешеләргә һәм ничек итеп аларга ярдәм күрсәтә алабыз? Җылы сүз, игътибар авыру кешеләргә беркайчан да артык булмый.

   Иске Ашыт  авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты  хезмәткәрләре  инвалидлар  декадасы кысаларында,  язмыш тарафыннан кыерсытылган авылдашларыбызны, аз гына булса да куандыру, көндәлек тормышларына бер ямь өстәү максаты белән, Фәйзуллин Фәннүрне әнисе Фәния, сеңлесе Фәнзилә белән китапханәгә әнгәмәгә чакырдылар.  Китапханәдә , инвалид язучыларның китапларыннан “Йөрәктән - йөрәккә” исемле  күргәзмә куелды, күзәту ясалды, шигырьләре укылды. Ф. Яруллинның  китапларыннан өзекләрне бик кызыксынып тыңладылар. Шулай ук Р. Нәбиев турында, аңа багышлап язылган "Бөртекләп җыелган гомер" исемле китап турында да сөйләнелде. Кунакларыбызга әзерләгән күчтәнәчләребезне тапшырып, саубуллаштык.