Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Исемең билгесез, батырлыгың - үлемсез"

      7 сыйныф укучылары өчен тарих укытучысы Радик Нурислам улы белән берлектә хәтер сәгате булып үтте. Китапханәче укучыларны бәйрәмнең тарихы, исемнәре билгесез булып калган барлык сугышларда катнашкан исемсез солдатлар белән таныштырды. Һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә матур шигъри юллар да яңгырады. Радик Нурислам улы исә укучыларны Кремль диварлары янында урнашкан һәм халкыбызның Ватан геройлары турында хәтер символы булган "Билгесез солдат"  кабере турында сөйләде. Ахырдан бер минут тынлык белән батырларыбызны искә алдык.