"Спид - гасыр бәласе"
9 сыйныф укучылары белән Спидка каршы көрәш көне уңаеннан, "Спид - гасыр бәласе" исемле кисәтү дәресе үткәрдек.
Дәресебезнең максаты укучыларны кешелеккә наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуын аңлату; статистик мәгълүматлар белән таныштыру; ихтыяр көче булдыру, кешегә иярмичә — үз җавабыңны төгәл әйтә белү өстендә эшләргә өйрәтү. 9 сыйныф укучыларына бу әйберләр яңалык түгел, чөнки балалар интернет челтәре, телеведение аша бөтен мәгъләматларны белеп тора. әңгәмә барышында балаларга авыруны булдырмау, аннан саклану чаралары, сәламәт яшәү рәвеше турында аңлатылды.