Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Сез хөрмәткә лаек"

       27 ноябрь көнне Иске Ашыт мәдәният йортында әниләр көне уңаеннан, "Сез хөрмәткә лаек" исемле әдәби - музыкаль кичә булып үтте. Кичәдә Иске Ашыт һәм Ташкичү авылы үзешчәннәре катнашты. Әниләребез хөрмәтенә матур теләкләр, матур шигырьләр, матур җырлар яңгырады. "Саяра" халык театры артистлары тарафыннан, Ш. Хөсәеновның "Әни килде", Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектакльләреннән өзекләр күрсәтелде. Кичәбездә әниләр турында мәкальләр әйтелде, гыйбрәтле риваятьләр сөйләнде. Халкыбызның  җырлы - биюле уеннары уйналды. Кичәбез бик матур, бик күңелле үтеп китте.