Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Сәламәт булып үсәбез"

     Бакча балалары белән "Сәламәт булып үсәм" исемле сәламәтлек дәресе үткәрдек. Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк? Балалар бик тырышып шушы сорауга җавап эзләделәр. Көндәлек режим, дөрес туклану, спорт, саф һавада йөрү  турында сөйләштеләр. Витаминлы ризыкларны санадылар, физик күнегүләр ясадылар, китаплар карадылар.Сәламәт булып үсү өчен тырышырга сүз бирделәр.