Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Буталмышлар илендә" (Л. Леронга - 60 яшь)

      11 ноябрь язучы Л. Леронның 60 яшьлек юбилее. Шул уңайдан, балалар белән "Буталмышлар илендә" исемле уен-дәрес үткәрдек. Язучының балалар өчен язылган китаплары бик кызыклы, шаян, матур рәсемнәр белән бирелгән. Безгә аеруча "Әкиятче малай" китабы ошады. Чөнки бу китапны язучы якташыбыз Г. Тукайга ияреп язган. Шулай ук "Борчак шыттырам" китабының беренче, икенче, өченче басмаларына да күзәтү ясадык. Ахырдан язучы иҗаты буенча уеннар уйнап, үзебезнең тапкырлыгыбызны тикшердек. Укучылар бик актив булдылар. Дәресебез уеннар белән аралашып барды.